Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда кайгылы көн. Шәһәр батыр сугышчыларны – Руслан Витальевич Радин һәм Олег Алексеевич Дмитриевны соңгы юлга озата. 

Матәм чарасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.

«Без әти-әниләренең, илебезнең, Республикабызның лаеклы улларын – Руслан һәм Олегны соңгы юлга озатабыз. Алар Россия армиясе солдаты һәм Россия Федерациясе гражданины бурычларын ахыргача үтәделәр. Бу үз Ватаныңа фидакарь хезмәт итү үрнәге. Бернинди сүз белән дә туган улын, абыйсын, тормыш иптәшен, якын кешесен югалту кайгысын җиңеләйтеп булмый. Нык булыгыз, тормышыгызны дәвам итү өчен Ходай сезгә көч бирсен.

Руслан Витальевич һәм Олег Алексеевичка мәңгелек дан. Урыннары оҗмахта булсын», - диде матәм митингында Наил Мәһдиев.

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Министрлар кабинеты, Дәүләт Советы исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

Олег Дмитриев Россия Кораллы Көчләре диңгез пехотасының 40 нчы аерым бригадасында хезмәт иткән. Үзенең батырлыклары өчен хәрби хезмәткәр дәүләт бүләгенә – Батырлык орденына тәкъдим ителгән.

Руслан Радин Ставропольдәге 247 нче десант-штурм казак полкында хезмәт иткән. 

Каһарманнарның исемнәре Мәңгелек ут янындагы мемориаль комплекста мәңгеләштереләчәк. 

Җирләүне оештыру буенча барлык чыгымнарны Башкарма комитет үз өстенә алды.

Якшәмбе, 19 июнь 2022, 14:21