Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Медицина хезмәткәре – ул һөнәр генә түгел, ә сәләт тә! Кешеләргә ярдәм итү өчен тирән белем һәм күнекмәләргә ия булу гына җитми, дәваланучыларга карата игътибарлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәт тә кирәк. Без барыбыз да беләбез: кайвакыт игелекле сүз иң яхшы даруга әверелә.
Бүгенге бәйрәм – үзләрен дөньядагы иң игелекле һәм кешелекле һөнәрләрнең берсенә багышлаган кешеләр хезмәтенең әһәмиятен тану билгесе.
Без табибларга, фельдшерларга, шәфкать туташларына, санитаркаларга, лаборантларга, «Ашыгыч медицина ярдәме» хезмәте, даруханәләр хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары, кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклау хакына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Яр Чаллыда сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирелә – без башка төбәкләрдән табибларны җәлеп итәбез, аларны торак белән тәэмин итәбез, йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь ремонтлыйбыз һәм 5 нче шәһәр хастаханәсе бинасын төзергә планлаштырабыз.
Яр Чаллы медицина берләшмәсе һәрвакыт Татарстан Республикасында иң көчлеләрнең берсе булды. Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш еллары, безнең табибларыбызның дәрәҗәле конкурсларда җиңүләре, Яр Чаллы сәламәтлек саклау өлкәсе учреждениеләренең уңышлы аттестация үтүләре моның ачык дәлиле булды. Бөтен ил өчен катлаулы булган чорда намус белән үз һөнәри бурычыгызны үтәп, сез безнең заман геройлары статусын расладыгыз.
Ярты миллионлы шәһәр халкы исеменнән Гиппократ антына тугрылылыгыз, һөнәри намуслылыгыз, игелеклелегез һәм мәрхәмәтлелегез өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Тармак үсешенә зур өлеш керткән һәм берничә буын сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләрен тәрбияләгән тармак ветераннарына аерым котлау сүзләрен җиткерәм.
Кадерле дуслар!
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим! Сезнең барлык башлангычларыгыз да һичшиксез уңышка ирешсен!
Бәйрәм белән сезне!
Н.Г. Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэры
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 19 июнь 2022, 09:59