Шәһәр халкы ВЭБ. РФның «Шәһәрләр өчен 5 адым» масштаблы программасына актив кушылдылар. Хәзерге вакытта шәһәрдәшләрдән 250-ләп гариза килгән. Шуңа бәйле рәвештә ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе халыктан тәкъдимнәрне кабул итү вакытын 2022 елның 5 августына кадәр озайтырга булган. Гаризаны 5шаговдлягородов.рф сайтында калдырырга мөмкин. Бу хакта ВЭБ.РФның шәһәр үсеше буенча баш идарә итүче партнере Ирина Макиева хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, проектта инде 378 шәһәр, шул исәптән 100 эре шәһәр һәм 100 моношәһәр бар.
«Шәһәрләр өчен 5 адым» программасы үз эченә түбәндәге адымнарны ала:
Беренче адым – «Янәшәдәге шәһәр». «Бер минутлы» шәһәр проектларын тормышка ашыру күздә тотыла: йорт, подъезд янындагы территорияләр тәртипкә китерелә.
Икенче адым – «Планетаны сакла, тотрыклы шәһәр». Проектның экологик юнәлеше табигатьне сакларга ярдәм итәчәк.
Өченче адым – «Сыгылмалы шәһәр», дүртенче адым – «Энергияң өстә», бишенче адым – «Үзеңнекеләрне җый». Әлеге проектлар буенча, кешеләрнең мәнфәгатьләре буенча берләшүе шәһәрне сәламәтләндерергә, бердәмрәк булырга һәм спорт белән шөгыльләнергә этәрергә тиеш.
Программа рәсми рәвештә 2022 елның 11 апрелендә ВЭБ. РФ рәисе Игорь Шувалов, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, шулай ук ВЭБ.РФның шәһәр үсеше буенча баш идарә итүче партнере Ирина Макиева, баш идарәче директор, ВЭБ.РФ төркеменең аналитика һәм маркетинг блогы җитәкчесе Андрей Самохин катнашында эшли башлады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 17 июнь 2022, 15:28