Мы в социальных сетях

Бәйрәм барышында мәйданның төп сәхнәсендә дәүләт бүләкләренә лаек булган чаллылыларны хөрмәтләделәр. Шәһәрнең алдынгы кешеләренә бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырдылар. Бүләкләү тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.

«Фидакарь хезмәте өчен» медаленә «Камстрой-НЧ» директоры Фәнис Фәйзуллин лаек булды.

«Татарстан Республикасының Атказанган артисты» дигән мактаулы исем Орган залы артисткасы Илсөяр Сөләймановага бирелде.

«Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемгә «КАМАЗ» ААҖның Кою заводы директоры Эдуард Панфилов лаек булды.

«Чаллы икмәге» предприятиесе операторы Зинфера Имамовага «Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде.

«Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» исеменә «Ашсу-НЧ» акционерлык җәмгыятенең җитештерү мөдире Галина Сидорова лаек булды.

«СтройТехЛидер»ның беренче класслы автомобиль йөртүчесе Владимир Ильинга «Атказанган транспорт хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» травмотологы-ортопеды Руслан Габдуллинга,

76 нчы гимназия директоры урынбасары Рәмзия Гайсинага,

С.П.Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты предприятиесенең җайланмалар бүлеге инженеры Михаил Корольковка,

Шәһәр Советы депутаты Венера Туктаровага тапшырылды. 

Шимбә, 18 июнь 2022, 12:48