Мы в социальных сетях

Day by Day (daybyday.tatar) – «ТР шәһәрләрен үстерү институты» Фондының «Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү дирекциясе» Департаментының эксперт составы тарафыннан эшләнелгән Татарстан Республикасы буенча сәяхәтләр өчен яңа портал. 

Day by Day онлайн-гид буларак эшли, үз эченә республикадагы табигый туристик локацияләрне, глэмпингларны, кемпингларны, ял базаларын ала. Һәр кулланучы булган маршрутлардан файдаланудан тыш, үзенең ял итү урыннарын да тәкъдим итә ала.

Day by Day порталында, кунак режимында, ягъни теркәлмичә, порталга инде өстәлгән локацияләр һәм маршрутлар буенча сәяхәткә барырга мөмкин – сайт локация һәм координаталар белән тәэмин ителгән. Теркәлгән кулланучылар исә авторлык контентын булдырырга мөмкин: яраткан маршрутлар белән уртаклашырга, урыннар белән яңа карточкалар өстәргә һәм алар турында республиканың барлык халкына сөйләргә.

Алга таба Дирекция хезмәтләрне – турлардан алып күңел ачуларга кадәр броньлау вариантын кертергә планлаштыра. Шулай ук порталда кунакханәләрне һәм ял объектларын броньлауны эшләп чыгарып, эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итү күздә тотыла. Кемпинг, глэмпинг һәм башка объектларга килгәндә, аларны порталда броньларга мөмкин булачак.

Day by Day порталы туристлар өчен дә, блогерлар һәм эшмәкәрләр өчен дә әһәмиятле. Республика халкы өчен бу – әзер турпродукттан бушлай файдалану һәм үз маршрутларыңны тәкъдим итү мөмкинлеге. Табигатьтә активлыкны гамәлгә ашыручы эшмәкәрләр өчен бу – үз эшеңне алга этәрү. Ял объектлары хуҗалары өчен – бу мавыктыру коралы һәм бронь ясарга мөмкин булган мәйданчык. Блогерлар өчен – шәхси брендның пиары. Ә департамент өчен төп кыйммәт шунда: республика халкы табигатьтә ял итүнең яңа сценариен алачак һәм табигать туризмын үстереп, аларны генерацияли алачак. 

Җомга, 17 июнь 2022, 14:43