Мы в социальных сетях

Хөрмәтле чаллылылар!

Сезне татар халкының төп милли бәйрәме – Сабан туе белән котлыйм!

Гасырлардан-гасырларга килүче бу үзенчәлекле бәйрәм елдан-ел үзенең ачыклыгы, юмартлыгы, кунакчыллыгы, эчкерсезлеге һәм игелеклелеге белән таныла бара.

Быел без федераль дәрәҗәдә әһәмиятле датаны – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәбез. Халкыбызның рухи мирасына әверелгән Сабан туеның әлеге чор вакыйгасына турыдан-туры катнашы бар. Нәкъ менә Идел буе болгарлары тарафыннан ислам кабул ителгәч, Сабан туе яз һәм чәчү бәйрәме статусына ия булды.

Татар халкының иң яхшы традицияләрен саклап, заманча Сабан туе республикабыз халкының гына түгел, бөтен ил халкының мәдәни байлыгына әверелде. Аның төп горурлыгы – күп милләтле Татарстан һәм Россия халкының мәңгелек дуслык рухы һәм үзара хөрмәт хисе. Быел Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасы елы эгидасы астында үткәрелә торган милли бәйрәмебез аеруча актуаль. 

Яр Чаллыда Сабантуйга аеруча җылы караш. Аны һәрвакыт зурлап бәйрәм итәләр. Бу көнне берьюлы берничә мәйданчык шәһәр халкын һәм кунакларын балалар өчен дә, олылар өчен дә оештырылган күп кенә күңел ачу һәм спорт программаларында катнашырга чакыра. Халык тарафыннан яратып, көтеп алынган традицион ярышлар – ат чабышлары һәм батырлар көрәшүе һәрвакыт күңелле һәм мавыктыргыч уза.

Бүген без авыл хезмәтчәннәрен данлыйбыз, катлаулы, әмма мөһим һәм кирәкле эшләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләрен вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыктылар, шул рәвешле республикабыз халкы, чаллылылар өчен, булачак уңышка ышанычлы нигез салдылар. 

Сабантуй көнендә шәһәр халкына да: табибларга, укытучыларга, төзүчеләргә, торак-коммуналь комплекс һәм шәһәр хуҗалыгының башка тармаклары вәкилләренә намуслы һәм нәтиҗәле эшләре, Яр Чаллы һәм яраткан Татарстаныбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән мөһим проектларны тормышка ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Яраткан бәйрәмебез чираттагы тапкыр туганнарыбыз, якыннарыбыз, дусларыбыз һәм хезмәттәшләребез белән очрашулар, халык уеннарында катнашу, күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлеккә әверелсен.  

Сабан туе һәркемгә яхшы кәеф бүләк итсен һәм очрашулардан иң яхшы хатирәләр калдырсын! Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!

Н. Г. Мәһдиев,

Яр Чаллы шәһәре мэры

Шимбә, 18 июнь 2022, 07:43