Яр Чаллыда яшьләрне эшкә урнаштыру максатыннан «Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге» эшли. Яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева шәһәрдә яшьләрнең мәшгульлеген оештыруның өч юнәлеше турында сөйләде.
Беренче юнәлеш – 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп укучыларын, уку вакытыннан буш вакытларында һәм каникулларда, шәһәр финанславы кысаларында вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру. Бу җәйдә 2400 укучы эшкә урнашачак, алар белем бирү учреждениеләре, өстәмә белем бирү, спорт, яшьләр сәясәте учреждениеләрендә һәм «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесендә файда китерәчәк. Мәктәп укучыларының хезмәт хакы 5 000 сумнан артып китә, шуның 3820 сумы – хезмәт хакы, 2250 сумы – халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән республика бюджеты акчаларыннан матди ярдәм.
Икенче юнәлеш – студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен үстерү. Эшкә урнаштыру 18 яшьтән башкарыла. Төрле юнәлешләр буенча отрядлар һәм хезмәт бригадалары составында 600дән артык студентны эш белән тәэмин итү планлаштырыла. Төп юнәлешләр – педагогик, балык тоту, төзелеш, сервис, җитештерү һәм проводник отрядлары.
Иң массакүләм юнәлеш – студентлар педагогик отрядлары. Яшьләр шәһәр, Татарстан Республикасы, Краснодар крае һәм Кырым Республикасы территориясендәге балалар сәламәтләндерү лагерьларында әйдаманнар, физик культура инструкторлары, педагог-оештыручылар буларак эшлиләр.
Студентлар сервис отрядларында туризм өлкәсендә – Кырым Республикасы һәм Краснодар крае кунакханә комплексларында һәм кунакханәләрендә официантлар, кухня хезмәткәрләре, пешекчеләр, барменнар, коткаручылар һәм яшелләндерүчеләр сыйфатында үзеңне сынап карарга мөмкин. Әлеге юнәлеш вәкилләренең хезмәт хакы аена 25 мең сумнан башлана. Бүгенге көндә әлеге эшкә 300 студент җибәрелгән.
Проводниклар отрядлары Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Адлерның тимер юл резервларында ерак араларга йөрүче пассажир вагоннарын озатучы сыйфатында эшкә урнаша. Әлеге юнәлеш буенча эшкә җәлеп итү инде башкарылмый, бу профиль буенча алдан язылырга кирәк иде, чөнки һөнәр буенча бушлай укулар узарга кирәк иде.
Студентлар төзелеш отрядлары төзелеш объектларында эшли һәм шәһәрнең профильле уку йортларында формалаштырылган. Хәзерге вакытта теләге булган һәр студент «Алабуга» махсус икътисадый зона объектында эшләү өчен республика төзелеш отрядына эләгә ала. Хезмәт хакы – 35 мең сум, түләүсез яшәү һәм өч тапкыр ашату каралган.
Быел республикада Камчатка краенда балык эшкәртү предприятиеләрендә эшләү өчен җыелма студентлар отряды формалаша. Яр Чаллы студентлары да әлеге отряд эшендә катнашачак. Биредә аена 50-100 мең сум акча эшләп була.
Өченче юнәлеш – яшьләрне индивидуаль эшкә урнаштыру, аның кысаларында «Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге» шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре белән кадрларга булган ихтыяҗларны ачыклау буенча эш алып бара, яшьләргә вакытлыча һәм даими эшкә урнашуда ярдәм итә. Беренче яртыеллыкта 513 кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән, аларның 73% (374 кеше) яраклы эш тапкан.
«Көн саен учреждение белгечләре яшьләрне вакытлыча, сезонлы һәм даими эшкә урнаштыру өчен эш урыннары табу буенча эш алып баралар», – дип билгеләп үтте яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева.
Вакансияләр турында мәгълүмат көн саен Вконтакте социаль челтәренең «Яр Чаллы шәһәрендә яшьләр өчен эш» берләшмәсендә урнаштырыла. Вакансияләр турында мәгълүмат алу өчен электрон рәвештә анкета тутырырга һәм читтән торып электрон форматта консультация алырга кирәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 17 июнь 2022, 11:22