Җомга, 11 июль 2025 / рус тат / обычная версия

1 июльдән 69 комплекста төзелә торган мәктәпкә документлар кабул итү башлана. Бу хакта матбугат конференциясендә мәгариф учреждениесе директоры Марс Гафуров хәбәр итте: «1 июль көнне документларны кабул итү 9дан 18 сәгатькә кадәр алып барылачак. 2 июльдә, шимбә көнне, без кабул итүне 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр алып барачакбыз. 4 июльдән башлап, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр, документлар көн саен 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Кирәк булган очракта, без җомга һәм шимбә көннәрен дә кертеп, документларны кабул итү көннәре санын арттырырга әзер», - диде ул.

Яңа мәктәпкә гаризалар кабул итү 42 нче мәктәптә (109 нчы кабинет) узачак. Документларны кабул итү графигындагы барлык үзгәрешләр турында ата-аналар «Вконтакте» 62 нче мәктәбенең рәсми төркемендә, шулай ук https://t.me/sch62chelny telegram-каналында белә алачаклар. 

Марс Гафуров билгеләп үткәнчә, 62 нче мәктәп белем бирү үзәгенә әвереләчәк, биредә укучылар, учреждение диварыннан чыкмыйча гына, сыйфатлы өстәмә белем дә ала алачак.  

Яңа мәктәптә тхэквондо, самбо, шахмат, волейбол, бадминтон, йөзү, 3D модельләштерү секцияләре эшләячәк, шулай ук журналистика түгәрәге оештырылачак. Мәктәп базасында «Лидер» яшүсмерләр клубы, мәктәп КВН командасы, «Юнармия» патриотик хәрәкәте эшләячәк. Шулай ук театр студиясе һәм мәктәп музеен ачу да планлаштырыла. Моннан тыш, мәктәп бинасында Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы музыка мәктәбенең филиалы урнашачак, рус һәм татар телләрендә хор иҗаты үстереләчәк.

«Якын-тирә мәктәпләрдән (42, 51, 52 нче мәктәпләр) укучыларның күчүе уңайлы булсын өчен, без әлеге мәктәпләрдә булган түгәрәкләр һәм секцияләр җыелмасын саклап калырга планлаштырабыз. Моннан тыш, яңа юнәлешләр дә булачак: робототехника, 3D модельләштерү түгәрәкләре һәм башкалар.

Фәнгә беренче адымнарын ясарга ниятләгән укучылар өчен без кече академия ачарга планлаштырабыз. Бу юнәлешне фәнни дәрәҗәле педагог алып барачак. Әйтергә кирәк, һәр мәктәптә дә андый укытучылар юк», – диде Марс Гафуров.

Яңа мәктәпнең проект куәте – 1501 урын. Мәгариф учреждениесендә 780 урынга исәпләнгән актлар залы, 530 урынга исәпләнгән ашханә, ике спорт залы – зур һәм кече, 12 һәм 25 метрлы ике касәсе булган бассейн, китапханә, гардероб булачак.

Хәзерге вакытта педагогик коллектив 85%ка формалаштырылган.

Мәктәпкә гаризаларны кабул иткәндә 63, 69 комплекслар халкы өстенлек алачак.

«Беренче чиратта Яшьлек микрорайоныннан, 63, 69 комплекслардан, балалар кабул ителәчәк. Буш урыннар калса, директор хәл итәчәк. Теләк белдерүчеләр арасында безнең шәһәр укучылары өстенлекле», - дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин.

Чәршәмбе, 22 июнь 2022, 10:26