Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген иртән армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять оешмасында мозаика ансамблен реставрацияләү белән танышты. Сүз ДОСААФ фасадындагы мозаика турында бара. Мозаика панносына 35 ел, бу вакыт эчендә ул реконструкцияләнмәгән һәм вакытлар узу белән матурлыгын югалтакан.

Мозаика авторларының берсе – Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы Владимир Акимов – мэр Наил Мәһдиевнең шәхси кабул итүендә булды һәм очрашудан соң шәһәрнең истәлекле урынын торгызырга карар ителде. Реставрациягә 10 көн вакыт сарыф ителгән. Бүген проектны шәһәр мэрына тәкъдим иттеләр.

«Үткән өчен горурлык – киләчәккә ышаныч!». Биредә яхшы исем, ул ДОСААФка гына түгел, ә тулаем шәһәребезгә дә кагыла. Горурланырлык әйберләребез бар дип уйлыйм. КАМАЗ төзелеше вакытында, шул вакыт рәссамнары билгеле бер типлаштырылган архитектура чишелешләрен ничек тә булса җанландыру өчен барысын да эшләгән. Минемчә, бу элементлар архитектура йөзен яхшыртуда билгеле бер урын алып тора», – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Мозаика авторлары – Яр Чаллының өч рәссамы Виктор Анютин, Владимир Акимов, Юрий Свинин. Полотноны торгызу өстендә икесе шөгыльләнгән. Кызганычка каршы, Юрий Свинин күптән түгел вафат булган. Эшләр барышында автокран да җәлеп ителде.

Владимир Акимовның эшләре Россиянең берничә музеенда һәм галереясында, шулай ук төрле илләрнең шәхси коллекцияләрендә урнашкан. Рәссам Венада, Берлинда һәм Нью-Йоркта шәхси күргәзмәләр үткәргән.

Мозаикада поршнялы зур вал урнашкан, анда авторларның исемнәре күрсәтелгән.

Наил Мәһдиев рәссамнар белән реставрация өчен башка объектлар турында да фикер алыштылар: «Чираттагы эш – Энтузиастлар бульвары, бу юнәлештә озак эшләячәкбез, билгеле бер техник карарлар кирәк. Безгә башта конструкцияне капиталь ремонтлауга ирешергә кирәк, ә аннары инде матурлыкны торгызырга була. Әлеге мозаика ансамбльләрен торгызу өчен чыганакларны без табарбыз: йә шәһәр акчаларын, йә иганәчеләр акчаларын җәлеп итәчәкбез. Безнең төп бурычыбыз – сакланып калынган бар нәрсәне торгызу», - дип ассызыклады Наил Мәһдиев.  

Мэр әлеге теманы яктырткан өчен «Челнинские известия» газетасы редакциясенә аерым рәхмәтен белдерде.

Җомга, 17 июнь 2022, 12:40