Автозавод районында балалар бакчалары, мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән яңа 2022-2023 уку елына әзерлек буенча киңәшмә узды.
Автозавод районы хакимияте башлыгы, район комиссиясе рәисе Винер Харисов үз чыгышында мәгариф учреждениеләрен кабул итү сроклары турында игълан итте:
1-13 август – мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре
15-26 август – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре.
Комиссия рәисе җитәкчеләр игътибарын 31 июльгә кадәр барлык әзерлек һәм ремонт эшләрен тәмамлауга юнәлтте, шулай ук учреждениеләр территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту мәсьәләләре турында искәртте.
Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр иткәнчә, учреждениеләрне яңа уку елына кабул иткәндә түбәндәге мәсьәләләргә аерым игътибар биреләчәк:
- ремонт эшләрен башкару һәм кабул итү башланганчы бүлеп бирелгән бюджет финанславын үзләштерү;
- капиталь ремонттан соң территорияләрнең торышы һәм учреждениеләрнең сакланышы;
- җылыту сезонына әзерлек. Барлык оешмаларда 1 августка кадәр җылыту системаларын юдырту, көйләү эшләре башкарылырга һәм җылыту сезонына әзерлек паспортлары алынырга тиеш;
- мәгариф оешмаларында заманча таләпләргә җавап бирә торган шартлар тудыру.
Россия ГТХМ Баш идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илмир Шәяхмәтов белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итүгә карата таләпләр турында сөйләде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Галина Александрова үз чыгышында мәгариф объектларының террорчылыкка каршы сакланышы буенча таләпләргә игътибар итте: полицияне ашыгыч чакыру кнопкасы, видеокүзәтү системаларының төзеклелеге, коймаларның бөтенлеге, үткәрү режимы эшчәнлеге.
«Мәктәп туклануы» ҖЧҖнең җитештерү бүлеге башлыгы урынбасары Екатерина Сашинская учреждениеләрдә азык-төлек режимын оештыруга карата таләпләр турында сөйләде.
Учреждениеләрне яңа уку елына кабул итү нәтиҗәләре буенча район комиссияләре критерийларга туры китереп белем бирү учреждениеләререйтингын төзәячәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 16 июнь 2022, 16:56