Татарстан Республикасы территориясендә 17 июньдә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз явуы көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава фаразлана, кыска вакытлы яңгыр, төнлә урыны белән яңгыр. Аерым районнарда яшен, боз явуы көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы +13..+16˚. Көндез максималь һава температурасы +23..+27˚.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 16 июнь 2022, 16:32