Николай Петрович һәм Райчка Дмитриевна Ипеевлар 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтә.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларны Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов һәм “ЗАГС идарәсе” башлыгы Равилә Зарипова котладылар.
Николай Петрович һәм Райчка Дмитриевна 1971 елда классик (хәзерге грек-рим) көрәш буенча Әлмәт шәһәре чемпионатында танышалар. Әлмәт физкультура техникумы студенты Райчка Дмитриевна Николай Ипеевның берничә секунд эчендә көндәшен җиңүе белән таң кала.
Николай һәм Райчка Ипеевлар бергә гомер итүләренең беренче көннәреннән үк үзләрен кыю, ихлас, ышанычлы, шат күңелле, ярдәмчел гаилә пары итеп күрсәтәләр. Алар бергәләшеп физкультура укытучыларыннан, урта махсус уку йортлары мөгаллимнәреннән, тренер-укытучылардан һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре директорларыннан, дзюдо һәм бокс, җиңел атлетика буенча олимпия резервы спорт мәктәпләре директорларыннан, физик культура һәм спорт өлкәсендәге җитәкчеләргә кадәр юл узалар.
Ипеевлар гаиләсен спорт гынә түгел, ә уртак эш тә берләштерә. Алар үзләрен тулысынча иҗтимагый эшчәнлеккә багышлаганнар. Икесе дә күп санлы бүләкләргә ия. Николай Петрович – «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» (2002 ел), Хезмәт ветераны. Райчка Дмитриевна – «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре», Хезмәт ветераны, «Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины», «Россия Федерациясенең физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән.
Балалары Наталья һәм Евгений шулай ук әти-әниләре үрнәкләре буенча тормыш юлын сайлаганнар, икесе дә югары физкультура белемле. Гаиләне биш оныклары уңышлары белән куандыралар.
Ипеевлар гаиләсе Яр Чаллы шәһәренең «Алтын йөрәкле кеше» конкурсының «Спорт гаиләсе» номинациясендә җиңүче. 2019 елның 8 июлендә ирле-хатынлы «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр. Райчка Дмитриевна һәм Евгений Николаевич «Россиянең уңышлы кешеләре биографик энциклопедиясе»нә кертелгәннәр.
Кунаклар юбилярларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы һәм озын бәхетле тормыш теләделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 16 июнь 2022, 14:19