Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында «Ел казанышы-2021» республика премиясе белән бүләкләү тантанасы узды. 17 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Иң алдынгыларны котларга бик күп дәрәҗәле кунаклар җыелды, алар арасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да бар иде.

Яр Чаллы студентлары шулай ук җиңүчеләр һәм лауреатлар исемлегенә керделәр.

«Ел профессионалы» номинациясендә Яр Чаллы политехника көллияте студенты Данил Роташев җиңүче булды.

«Ел студентлар фәнни оешмасы» номинациясендә җиңүче итеп В.Г.Тимерәсев исемендәге КИУның Яр Чаллы филиалы «СНОпики» студентлар фәнни җәмгыяте танылды. Шул ук номинациядә Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумының «Интеллект мохит» студентлар фәнни җәмгыяте лауреат булды.

«Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә лауреат исеменә В.Д. Поташов исемендәге техник колледж студенты Данил Гасилов лаек булды.

Яр Чаллы медицина көллиятенең «Волонтерлар-медиклар» «Ел иреклеләр берләшмәсе» номинациясендә лауреат булды.

Конкурста шулай ук Яр Чаллы педагогика көллияте, КФУның Яр Чаллы институты Инженер-икътисад көллияте, «ТИСБИ» көллиятенең» Яр Чаллы филиалы студентлары да катнашты.  

Пәнҗешәмбе, 16 июнь 2022, 10:56