Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе хәбәре килде.

16 июньдә көндез һәм кич белән, 17 июньдә төнлә (16 июньдә 12 сәгатьтән 17 июньнең 7 сәгатенә кадәр) Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз явуы көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, яшен, боз. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә, көндез һәм кич урыны белән 15-20 м/с, урыны белән 24 м/с тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы + 15..+18˚. Көндез максималь һава температурасы +24..+28˚.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе искә төшерә: һава шартлары начарайган очракта түбәндәге хәвеф-хәтәрләр барлыкка килергә мөмкин:

- юл полотносында су туплану, хәрәкәтнең кыенлануы һәм юл-транспорт һәлакәтләре;

- агачларның егылуы, электр тапшыру линияләренең, биналар түбәләренең, киң форматлы һәм йомшак ныгытылган реклама конструкцияләренең җимерелүе;

- яшеннән саклау җайланмалары белән җиһазландырылмаган объектларны яшен сугу;

- шулай ук торак һәм торак булмаган биналарның пыялаларына зыян килүе мөмкин.

Шуңа күрә урамда чакта җил көчәйгән очракта, электр тапшыру линияләре янында булмаска, шулай ук йорт түбәләреннән, пыяла витриналарыннан, реклама стендларыннан ераграк торырга, йомшак ныгытылган түбәләр, бигрәк тә иске агачлар астында тормаска, алар янында транспортыңны калдырмаска киңәш ителә.

Суга чыгар алдыннан кече судно хуҗаларына һава шартларының начараю фаразын исәпкә алырга, җил көченә һәм дулкынның биеклегенә бәйле чикләүләргә аерым игътибар итәргә кирәк. 

Чәршәмбе, 15 июнь 2022, 13:31