Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 июньдә көллият һәм университет студентлары, шулай ук Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы укытучылары һәм хезмәткәрләре Табиев яр буе территориясендә «ЭкоФест - 2022» дигән масштаблы өмә үткәрделәр.

«ЭкоФест-2022» өмәсе «XXI гасыр эковолонтерлары мәктәбе» проекты кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Уртак көч белән 100 капчыктан артык чүп-чар – тәгәрмәч резиналары, пыяла, катыргы тартмалар, пластик һ.б. җыелды.

Җыештыру эшләре Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе, яшьләр белән эшләү идарәсе һәм «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесе ярдәме белән башкарылды. 

Чәршәмбе, 15 июнь 2022, 13:03