Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы «Пласт Инжиниринг» компаниясе 10 елдан артык пластмасса эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятие җитештерүдә, транспортта һәм көнкүрештә кулланыла торган пластмассадан товарлар җитештерә.

Өч ел элек предприятие импортны алыштыруга юнәлеш алган һәм шәһәр территорияләрен төзекләндерү өчен модульле җыю-сүтү кабель МКС коесын җитештерә башлаган. Яңа проект импортны алыштыру кысаларында тормышка ашырыла.  

«Бу тулысынча безнең эшләнмәбез, ул патентланган. Европада, Кытайда шундый коелар белән эшләүгә күчәләр – алар квадрат һәм шәһәр мохитенә туры килә. Велосипед юлларында, брусчаткада аларны куллану аеруча уңайлы – бернинди дә чуен капкачлар комачауламый», - дип билгеләп үтә предприятие директоры Эдуард Нургалиев.

Инженер челтәрләре өчен кабель коеларын Екатеринбургта сынап караганнар инде.

Җитештерү белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова һәм икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева танышып чыктылар.

Предприятие шәһәрнең сәнәгать өлешендә урнашкан. Склад җитештерү территориясендә урнаштырылган.

Җитештерелә торган продукция бөтен ил буенча сатыла. Контейнерлар һәм савытлар авыл хуҗалыгында сыек һәм агулы ашламалар саклау өчен кулланыла. Моннан тыш, әлеге савытларда, курыкмыйча, эчәргә яраклы суны да сакларга була.

Мичтә 30 минут эчендә 10, 15, 20 кубометр сыйдырышлы күләмле резервуарлар әзерләнә. Аннары шулкадәр үк вакыт суытылалар. Көненә 10 кубометр сыйдырышлы алты контейнер җитештерелә. 

«Технология меңләгән эшләнмә җитештерүне күз алдында тотмый. Бездә штамплау производствосы түгел. Безнең өстенлегебез шунда ки, безнең технологияләребез аз санда эшләнмәләр эшләп чыгарырга һәм җиһазландыруда шактый экономияләргә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтә предприятие директоры Эдуард Нургалиев.

Предприятиедә хәзер 27 хезмәткәр эшли.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова әлеге предприятиедә җитештерү культурасын югары бәяләде. 

Шулай ук «Пласт Инжиниринг» катамараннар, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар җитештерә.

«Пласт Инжиниринг» алга таба продукция җитештерүне һәм сатуны 40%ка арттыруны, җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтүне, җир асты резервуарлары һәм су агынтыларын чистарту системаларын җитештерүне планлаштыра. 

Чәршәмбе, 15 июнь 2022, 14:08