Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

11-12 июнь көннәрендә Чибәркүл гомуми хәрби полигонында ерак дистанцияләргә ату буенча бөтенроссия ярышлары узды. Чиләбе өлкәсендә гражданнар һәм хәрби снайперлар арасында Матч спорт снайпингы - 2022 буенча 5 юбилей Евроазия чемпионатының сайлап алу этабы кысаларында граждан һәм хәрби снайперлар арасында уздырылды. Беренче ике этап күптән түгел Төмән һәм Свердловск өлкәләрендә узды.  

Чиләбе җирендә елның төп атучылар ярышларына эләгү хокукы өчен 30дан артык  спортчы көч сынашты. 

Бөтенроссия ярышларының Чиләбе этабында катнашучылар 300дән 1200 метрга кадәр дистанцияләрдә 16 күнегүне үтәргә тиеш иделәр.

«Open» номинациясендә Яр Чаллыдан Максим Пряничников өченче урынны яулады. Ә Чаллы егете Игорь Краснов «223/308» номинациясендә мактау пьедесталына чыкты.

Истәлекле медальләрдән һәм бүләкләрдән тыш, Чиләбе этабында җиңүчеләр үзләренә елның төп атучылар ярышларына  – бу елның сентябрь аенда Екатеринбургта узачак спорт снайпингы буенча 5 Юбилей Евроазия чемпионаты-2022 финалына эләгүне тәэмин иттеләр. 

Сишәмбе, 14 июнь 2022, 16:24