Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Серафим Васильевич Агафонов 95 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә.

Серафим Васильевич Мордовия АССРның Пушкино авылында туа. 1944 елда Кызыл Армия сафларына алына. Тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итә: башта 63 нче уку полкында, аннары Хабаровск шәһәрендә урнашкан 71 нче тимер юл полкында. 1946 елда Серафим Васильевич Иваново-Франковск шәһәренә 154 нче оператив полкка бандер бандаларын бетерүгә, 1947 елда Высоко-Литовскка (Брест өлкәсе) 12 нче чик буе отрядына җибәрелә. 1951 елда ефрейтор исемендә демобилизацияләнә. 

Хезмәт иткәннән соң Горький шәһәренә китә, анда Горький автомобиль заводында слесарь-инструментальщик булып эшли. 1973 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә, лаеклы ялга чыкканчы «КАМАЗ» ААҖдә 6 разрядлы слесарь-инструментальщик булып эшли. Серафим Васильевич ике кыз тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм оныкчыгы бар.

Котлауларга Үзәк районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвера Кашапова, Шәһәр Советы депутаты Лариса Зубрилова ярдәмчесе Александра Козлова, «КАМАЗ» ААҖ Тимерчелек заводының персонал буенча директор урынбасары Роман Петрунин, «КАМАЗ» ААҖ Тимерчелек заводының профсоюз комитеты рәисе Павел Волохов һәм «Киләчәкне төзибез» идарәче компаниясе вәкилләре дә кушылды.

Сишәмбе, 14 июнь 2022, 15:16