Яр Чаллыда 20 июньдә 18:00дән 22:00гә кадәр «Фән төне» узачак – бу Казан федераль университетының балалар һәм өлкәннәр өчен уникаль белем бирү проекты. Быел кунаклар өчен түбәндәге бүлекләр оештырылачак: сәнәгать робот техникасы, гаҗәеп электр энергиясе, сакчыл җитештерү нигезләре. Шулай ук төрле тәҗрибәләр һәм экспериментлар, мастер-класслар һәм лекцияләр үткәрү, уен һәм интерактив мәйданчыклар оештыру планлаштырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 14 июнь 2022, 11:02