Масштаблы республика программасын гамәлгә ашыруның барышы турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елдан 2024 елга кадәр Яр Чаллыда 683 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.
"Беренче чиратта 2014 елга кадәр төзелгән күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерә башладык, анда Техник инвентаризация бюросы тарафыннан инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча асфальт-бетон өслекләренең сыйфаты канәгатьләнерлек түгел дип табылды. Программа кысаларында юлларны асфальтлау, тротуарларны ремонтлау, тышкы яктырту баганаларын алыштыру, урам һәм балалар җиһазларын урнаштыру, каты коммуналь калдыкларны җыю өчен мәйданчыклар җиһазландыру һәм өлешчә яшелләндерү эшләре башкарыла", - диде Илья Зуев.
Ул билгеләп үткәнчә, ремонт эшләре барышында яшел үсентеләр максималь рәвештә сакланып кала, тар юллар киңәя, гамәлдәге юллар һәм тротуарлар яңартыла. Машиналар өчен урыннар янгын һәм махсус техника хәрәкәте өчен юл киңлеге нормативларын үтәүне исәпкә алып бүлеп бирелә. Агачларны санкцияләнгән рәвештә кисү яшел утыртмаларны саклау һәм торгызу комиссиясе белән килештерелеп башкарыла. Агачларны кисәргә туры килгән ишегалларында яшел үсентеләр утыртыла. 2020-2021 елларда компенсация утырту барышында җиде меңнән артык агач һәм куак утыртылган.
Ишегалдын проектлаганда өстенлек автомобильгә түгел, ә җәяүлегә бирелә. Балалар зоналарының куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, һәм соңыннан гына автомобильләрне кую урыны турында уйларга кирәк.
Ике ел дәвамында «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышында шәһәрдә 207 ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре башкарылган, 1 млн квадрат метрдан артык каты катлам ремонтланган. Тышкы яктырту челтәрләре тулысынча алыштырылган.
Хәзерге вакытта 60 ишегалдында (117 йорт) юл эшләре бара, 9 ишегалдында юл эшләре тәмамланган, эшләнелеш дәрәҗәсе 37% тәшкил итә. Яктырту эшләре 21 ишегалдында алып барыла, 30 ишегалдында эшләр тәмамланган инде , үтәлеш – 39%.
Ишегалларын төзекләндерү буенча мөһим эш булып балалар мәйданчыкларын җиһазландыру тора. Бүгенге көндә балалар һәм спорт җиһазларының 80%тан артыгы кайтарылган, урнаштыру эшләре башланган.
"Безнең ишегалды" программасы кысаларында йорт яны территорияләрендәге юллар ремонтлана. Шәһәр хакимияте программаны тормышка ашыруга комплекслы якын килү турында карар кабул итте, бу исә йортлар арасында юлларны ремонтлау «Квартал эчендәге юлларны ремонтлау» программасы кысаларында башкарыла дигән сүз. Бу «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эшләр башкарылган районнарга төгәлләнгән кыяфәт бирәчәк", - дип аңлатты Илья Зуев.
Ул ассызыклаганча, проектчы ишегалдын реконструкцияләү, проект буенча фикер алышу өчен җыелышларга килгән барлык кешеләрне дә проект белән таныштыра, кызыксындырган барлык сораулар буенча аңлатмалар бирә. Схемалар күпфатирлы йортларның гомуми җыелышы белән раслана һәм вәкаләтле зат тарафыннан имзалана.
"Объектта иминлекне, сыйфатлылыкны тәэмин итеп һәм билгеләнгән вакытка сыешып, күп фатирлы йортлардагы ишегалларын ремонтлаучы төзүчеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Шәһәр халкын эшләр бара торган ишегалларындагы вакытлы кыенлыкларга һәм уңайсызлыкларга аңлап карарга һәм «Безнең ишегалды» программасы кысаларында башкарылган эшләрне саклап калырга чакырабыз", - диде Илья Зуев доклад ахырында.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 14 июнь 2022, 09:43