Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу атнада Роспотребнадзор хезмәткәрләре прокуратура органнары белән берлектә алты мәктәп яны лагерен тикшергән. Контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча кисәтүләр турында шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде: «Берничә кисәтү бирелде. Алар буенча вазыйфаи затларга 6.7 статьяның 1 өлеше буенча өч мең сумнан алып административ штраф салу рәвешендә административ йогынты чаралары күреләчәк», - дип билгеләп үтте ул.  

Шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьлары шулай ук тикшерүләр үтәләр, аларга эчәргә яраклы суны, азык-төлек продуктларын, әзер ризыкларны бәяләү белән лаборатор тикшеренүләре керә.

«Без туклану белән тәэмин итүчеләргә карата профилактик визитларны дәвам итәбез. Туклануны оештыру «Мәктәп туклануы» аша бара. Берничә бозулар ачыкланды – хезмәткәрләрнең медицина китапчыкларына барлык медицина тикшеренүләре нәтиҗәләре һәм прививкалары кертелмәгән иде. Урыннарда эш киңәшмәләре үткәрелде», - диде Илгизәр Бариев.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев балалар ялын һәм сәламәтләндерүен оештыруга аерым игътибар итәргә кушты: «Сезнең көтелмәгән сәфәрләрегез ешрак булырга тиеш. Сез тикшеренүләрнең ничек үтәргә тиешлеген беләсез. Балаларның җәйге ялы сыйфатлы оештырылсын өчен барысын да эшләргә кирәк». 

Шәһәрдә җәйге ялны оештыруга 240 млн сумнан артык акча каралган: республика, шәһәр бюджетларыннан, предприятиеләр, оешмалар һәм мәҗбүри ата-аналар кертемнәре хисабыннан. 

Быел җәй 51 мәктәп базасында мәктәп яны лагерьлары эше оештырылган. Беренче сменаны «Звездный», «Солнечный», «Крылатый», «Росинка», «Бумажник», «Солнышко» шәһәр читендәге сәламәтләндерү учреждениеләре һәм «Жемчужина» шифаханәсе кабул итте. Шулай ук быел авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен 295 урын бүлеп бирелгән.

Сишәмбе, 14 июнь 2022, 09:20