Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тотрыклы икътисад үсеше буенча эшче төркем белән Яр Чаллыга килде. Төркем составында: икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова. Эш сәфәренең максаты – җитештерү өлкәсендәге агымдагы вәзгыять белән танышу һәм фараз күрсәткечләре буенча фикер алышу.
Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия икътисадының система барлыкка китерүче оешмаларында – «КАМАЗ» ААҖ, «Яр Чаллы торба заводы» ҖЧҖ, «ХАИР» ҖЧҖ, «РИАТ» ААҖ, «С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты»нда булды. Предприятиеләр, булган барлык ресурслардан файдаланып, продукция чыгаруны дәвам итәләр һәм комплектлау әйберләре импортын алмаштыруның комплекслы программасын алып баралар.
Татарстан Республикасы икътисад министры билгеләп үткәнчә, агымдагы шартларда икътисад федераль һәм республика дәрәҗәсендәге система барлыкка китерүче предприятиеләрнең өзлексез эшенә бәйле. Шәһәрдә барлыгы 7 федераль һәм 32 – төбәк дәрәҗәсендәге предприятиеләр бар.
Эшче төркем утырышы кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары, электрон сәүдәне үстерү һәм популярлаштыру, Республика маркетинг үзәге ресурсларында импортны алыштыру эше турында фикер алыштылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 10 июнь 2022, 14:42