Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле чаллылылар!

Сезне Россия көне белән котлыйм!

1990 елның 12 июнендә Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Бу көнне без Ватаныбызны зурлыйбыз, россиялеләрнең күп кенә буыннарының хезмәт һәм хәрби казанышларына хөрмәтебезне белдерәбез. Бүген безне барыбызны да өлешенә шактый сынаулар туры килгән Ватаныбызга карата ватанпәрвәрлек хисләре берләштерә. Күпмилләтле халкының ныклыгы һәм бердәмлеге нәтиҗәсендә, илебез бөтен киртәләрне намус белән үтеп, дөньяның иң көчле дәүләтенә әверелде.  

Без Россияне яратабыз. Аның гаҗәеп киңлекләрендә – безнең кече ватаннарыбыз, без туган һәм үскән, беренче адымнарыбызны ясаган, дусларыбызны һәм мәхәббәтебезне тапкан урыннарыбыз. Биредә әти-әниләребез яши. Бу – төрле тарихи чорларда илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән әби-бабаларыбызның җире.

Без алга китеш юлында ышанычлы адымнар белән атлаган Россиябез белән горурланабыз. Илебез сәнәгатьнең күп кенә тармакларында алдынгы фән сыйдырышлы технологияләрен эшләп чыгара, инновацион эшләнмәләр кертә, глобаль дөнья икътисадында көндәшлек позицияләренең көчәюен дәлилли. Тормышка ашырыла торган үзгәрешләрнең уңышы илнең имин үсешенә үз өлешен кертергә омтылучы кешеләрдән тора.

Көндәлек намуслы хезмәтләре, профессиональ, спорт һәм иҗади казанышлары белән туган шәһәребезне үстерүгә ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Чаллылылар барлык шәһәр тармакларында да лаеклы хезмәт итәләр, мөһим планнарны һәм зур социаль әһәмиятле проектларны уңышлы тормышка ашыралар. Без киләчәктә дә Россия Федерациясенең алга таба чәчәк атуына сизелерлек өлеш кертербез дип ышанам.

Хөрмәтле чаллылылар!

Хыялларыгыз, планнарыгыз һәм уйланылган проектларыгыз тормышка ашсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим!

Бәйрәм белән сезне! Россия көне белән!

   Н. Г. Мәһдиев,

  Яр Чаллы шәһәре мэры

Якшәмбе, 12 июнь 2022, 07:52