Бүген Шәһәр Советында шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Көн тәртибендәге пунктларның берсе – яңгыр сулары канализацияләренең торышытурындагы мәсьәлә. Спикер буларак Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Яр Чаллыда 300 км яңгыр сулары канализациясе челтәре, дүрт яңгыр сулары насосы станциясе, бер буа-регулятор, бер буа-отстойник бар. Челтәрләрнең төп өлеше эш хәлендә.
2019 елдан 2021 елга кадәрге чорда «Автомобиль юллары предприятиесе» көче белән 25 км торбаүткәргеч чистартылган. Иске Сарман урамы буенча автомобиль юлын су басмасын өчен, тимер юл күпере астында насос станциясе төзекләндерелгән. 2020 елда «Экология» илкүләм проекты кысаларында Замелекесье микрорайонында локаль чистарту корылмалары төзелде. Моннан тыш, башка ремонт һәм профилактик эшләр башкарылган.
Быел 27 км яңгыр сулары канализацияләрен, шул исәптән Муса Җәлил проспектында һәм Яр Чаллы проспектында, чистарту планлаштырыла. Яңгыр сулары канализацияләренең яңа челтәрләрен төзекләндерү юллар төзү белән бер үк вакытта башкарыла. Булган автотрассаларда челтәрләрне төзекләндерү федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру кысаларында, финанслау бүлеп бирү буенча башкарыла.
Әйтик, Гостев урамы буенча автомобиль юлын реконструкцияләү кысаларында 2022 елда яңгыр сулары канализацияләренең яңа челтәрен төзү һәм ГЭС поселогы һәм Замелекесье микрорайоны ягыннан ике чистарту корылмасын төзү каралган.
Халыклар дуслыгы проспекты буенча автомобиль юлын капиталь ремонтлау кысаларында өстәмә 15 яңгыр кабул итү урыны һәм 13 күзәтү коесы төзекләндереләчәк, 798 метр торба алмаштырылачак. Халыклар дуслыгы проспекты буенча 3 км яңгыр сулары канализациясе челтәре чистартылган инде.
Илья Зуев ассызыклаганча, Яр Чаллыга яңгыр сулары канализациясенең нормаль эшләве өчен 500 км яңа яңгыр сулары канализациясе челтәре һәм тугыз локаль чистарту корылмасы төзергә кирәк. Бу максатларга якынча 7 млрд. сум кирәк.
Билгеләп үтик, Яр Чаллыда Мәләкәс елгасы үзәнен чистартуга керештеләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 9 июнь 2022, 16:37