Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда аз керемлеләр өчен социаль контрактны уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гражданнар төзи ала. Контракт шартлары нигезендә, дәүләт түләүсез пособиеләр бирә, ә гражданин гаиләнең матди хәлен яхшыртырга тиеш.

Социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Юлия Одинцова социаль контрактка социаль адаптация программасы кушылуын хәбәр итте. Анда авыр тормыш хәленнән чыгарга мөмкин булган чаралар язылган.

«Дәүләт хезмәтләре порталы аша, я мәшгульлек үзәгендә терминал аша язылырга мөмкин, - дип билгеләп үтте ул. - Контрактны эшкә урнашканчы төзергә кирәк. Эшсез сыйфатында мәшгульлек үзәгенә басарга, эшкә урнашырга кирәк. Түләү алдагы ай өчен керемнәр турында белешмә биргәннән соң башкарылачак».

Социаль контрактны билгеләү шартлары:

- гаиләнең яки ялгыз яшәүче гражданның җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмый;

- бер кешегә мәйданы 40 кв. метрдан артмаган торак урыны;

- бер кешегә мәйданы 23 кв. метрдан артмаган 2 һәм аннан күбрәк торак урыны;

- берсенең чыгару елы мөрәҗәгать итү көненә 3 елдан артмаган 2 һәм аннан күбрәк автомобиль.

Социаль контракт 3 айдан 1 елга кадәр төзелә. Эш эзләү буенча социаль контракт 9 айдан да артмаган вакытка төзелә.

Айлык түләүләр 4 ай дәвамында түләнә. Беренче айда гражданин пособиене эшсез һәм эш эзләүче буларак Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән очракта ала. Эшкә урнашу фактын раслаганнан соң 3 ай эчендә ай саен керемнәр турында белешмә биргән очракта билгеләнә. Түләү күләме 12 896 сум тәшкил итә. 

Пәнҗешәмбе, 9 июнь 2022, 16:04