ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, киләсе ике тәүлек Татарстанда һава торышы актив тирәнәя торган циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. 7 июньдә тәүлек дәвамында һәм 8 июнь төнендә тискәре күренешләр комплексы көтелә. Татарстан Республикасы территориясендә 7 июньдә төнлә һәм көндез, 8 июньдә төнлә (6 июньнең 18 сәгатеннән 8 июньнең 6 сәгатенә кадәр) урыны белән яшен, көчле яңгырлар көтелә. 7 июньдә төнлә аерым көнчыгыш районнарда көчле яңгыр, боз явуы, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә җил көтелә.
7 июньдә көндез һәм 8 июньдә төнлә урыны белән секундына 26 метрга кадәр тизлектә бик көчле җил. Көндез 8 июньдә циклонның тыл өлешендә шулай ук яңгырлар, урыны белән яшен һәм боз явуы көтелә, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +7..+14°, 7 июньдә көндез +15..+20°, 8 июньдә +12..+17° тәшкил итәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 6 июнь 2022, 15:15