Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Чаллы су каналы» шәһәр предприятиеләре арасында беренче булып Сабантуй-2022 милли бәйрәмен үткәрде. Бәйрәм "Дубки" ял базасында узды. Кунакларны чәк-чәк белән милли киемнәрдә кызлар һәм гармунчы каршы алды.  

хезмәткәрләрне предприятиенең генераль директоры Владислав Гаврилов, предприятиенең профком рәисе Виктор Хлопунов һәм «Чаллы су каналы»ның элеккеге гендиректоры, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Уел Хөсәенов сәламләде.

Чарада «Болгар» бию ансамбле, «Мизгел» вокаль ансамбле чыгыш ясады. Мәйданчыкларда милли уеннар: чиләк-көянтә белән ярышу, гер күтәрү, чүлмәк вату, шулай ук күпсанлы балалар бәйгеләре узды. 

Милли көрәш – бәйрәмнең кульминациясе булды. «Чаллы су каналы»ның абсолют батыры – Үзәк диспетчерлык хезмәте сменасы башлыгы Фәнил Каюмов. Гадәттәгечә, батыр тәкә белән бүләкләнде. 

Дүшәмбе, 6 июнь 2022, 10:22