Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел соңгы кыңгырау 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 5 261 укучы һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 2 145 укучы өчен яңгырады. 31 майда 1-8, 10 нчы сыйныфларда белем алучы 60 745 укучы уку елын тәмамлады. 2022 елда Яр Чаллыда бердәм дәүләт имтиханын һәм  төп дәүләт имтиханын үткәрү турында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде.

Быел БДИның кайбер үзенчәлекләре бар. Узган еллардагы кебек үк, чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча бер генә дәрәҗәдәге (база яки профильле) имтиханны сайлау хокукына ия. Пунктлар имтихан материалларын Интернет челтәре буенча алалар, контроль-үлчәү материалларын бастырып чыгару, аларны сканерлау һәм Мәгълүматны эшкәртү республика үзәгенә тапшыру имтихан уза торган аудиторияләрдә штат режимында гамәлгә ашырыла. Информатика фәне буенча имтихан компьютер җиһазларын кулланып, басма материаллардан тулысынча баш тартып уза.

Министрлык боерыклары нигезендә Яр Чаллы шәһәре территориясендә түбәндәге мәктәпләр базасында бердәм дәүләт имтиханын (11 сыйныф) үткәрү өчен җиде пункт (№6, 11, 34, 37, 44, 48, 53); 16 мәктәп базасында төп дәүләт имтиханнарын тапшыру пунктлары (9 сыйныф) (№1, 4, 8, 15, 19, 20, 22, 25, 27, 31, 35, 40, 41, 45, 49, 56) ачылды.  

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучылар һәм инвалид балалар өчен имтиханнар 5 пунктта –  52, 75, 86, 87, 88 нче мәктәпләр базаларында; һәм 11 өй пунктларында үткәрелә.

Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында түбәндәге фәннәр аеруча популяр: җәмгыять белеме, физика, биология, информатика.

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә рус теле буенча әңгәмәне уңышлы узган 9 нчы сыйныф укучылары һәм йомгаклау иншасы (изложение) өчен «зачет» алган 11 нче сыйныф укучылары кертелә.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар түбәндәгеләрне планлаштыралар: 41% – 10 нчы сыйныфта укырга, 53% – һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укырга, 6% – әлегә карар кабул итмәгәннәр.

Быел 17 көллият, шуларның алтысы – ресурс үзәкләре, 9 нчы сыйныфтан соң укучыларны кабул итәргә әзер, шуларның 10сында бюджет урыннары бар.

9 нчы сыйныф укучылары арасында Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы, КФУның Инженер-икътисад көллияте, Казан инновацион университетының филиалы көллияте (ИЭУП), Медицина көллияте, В.Д.Поташов исемендәге Техник көллият, Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, Педагогика көллияте, Сәнгать көллияте кебек һөнәри белем бирү учреждениеләре аеруча популяр.

Шәһәрдә бердәм дәүләт имтиханы һәм  төп дәүләт имтиханы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли: 30-59-34, 30-57-21, 8-965-623-85-25.  

Дүшәмбе, 6 июнь 2022, 09:08