Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чиләбедә һөнәри белем бирү оешмаларының XXX (I) бөтенроссия «Россия Студентлар язы» фестивале уза.

Фестивальдә Татарстан Республикасы делегациясе составында Яр Чаллы педагогика көллиятенең ике студенты Аделина Әхмәтова һәм Камилла Шәрипова «вокал» номинациясендә катнашалар.

«Россия Студентлар язы» XXX (I) бөтенроссия фестивале – Россия яшьләр берлеге, «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы һәм Чиләбе өлкәсе хөкүмәтенең уртак проекты беренче тапкыр Чиләбедә узачак. 70тән артык регионнан 2000 конкурсант 3 июньнән 8 июньгә кадәр 1200дән артык конкурс номерын тәкъдим итәчәк.

Фестивальнең трансляцияләре һәм көндәлек видеороликлары Россия яшьләр берлегенең Россия студентлар язының рәсми битендә урнаштырылачак: https://vk.com/studvesnarsm.

Фестиваль «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Фестивальне оештыручылар: Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь), Чиләбе өлкәсе хөкүмәте, «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы, «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы.

Пәнҗешәмбе, 2 июнь 2022, 14:22