Яр Чаллының «Балачак» хоры Мәскәүдә узган "Битва хоров" масштаблы бөтенроссия конкурсында уңышлы чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, киң колачлы вокал ярышына бөтен илдән 1500 хор килгән иде. Яр Чаллының 1 нче балалар музыка мәктәбе хоры башта илнең иң яхшы 400 хоры исемлегенә керде, ә кичә ВДНХда чыгыш ясады.
Финалга Санкт-Петербургтан «Перезвоны» балалар хоры, профессиональ коллективлар чыктылар, шулай ук Юлия Кукаркина җитәкчелегендәге Яр Чаллының «Балачак» хоры Россиядә иң яхшы хорларның 30 хор исемлегенә керде. Безнең шәһәрнең өр-яңа тарихында мондый хәл беренче тапкыр!
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 2 июнь 2022, 11:31