Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне кысаларында Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Яр Чаллының 24 гаиләсе сертификатка ия булды.

Гаиләләрне котлап, шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов сертификатларны тапшырды. Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә.

Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда 54 меңнән артык сертификат бирелгән, 46 мең сертификат иясе әлеге акчаларны тулысынча яки өлешчә 18 миллиардтан артык сумга файдаланган.

Ана капиталы акчаларының иң кирәкле юнәлеше – торак шартларын яхшырту, сертификат хуҗаларының 95%ы акчалардан шул максатта файдаланган.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр дәвам итәчәк, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.   

Чәршәмбе, 1 июнь 2022, 17:01