Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Хөрмәт кызы Хөрмәтова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Флера Хөрмәт кызы, баянчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1942 елның 1 июнендә ТАССРның Әгерҗе районы Мукшур авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятен, аннан соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының баян классы буенча оркестр бүлеген тәмамлый.

1974 елда бүлү буенча Яр Чаллыда «Энергетик» мәдәният сараенда эшли башлый. 1993 елдан шәһәр хакимияте каршында оештырылган балалар «Җәүһәр» ансамбленың сәнгать җитәкчесе.

Флера Хөрмәт кызы татар бию көйләре белән биш аудиокассета һәм өч компакт диск чыгарган. Алар Татарстан Республикасында гына түгел, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә дә аеруча популяр.  

Котлаулар һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды.

Чәршәмбе, 1 июнь 2022, 16:04