Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» X халыкара ачык педагогик форумы узды.

Форум хәзерге заман мәгарифенең актуаль проблемалары турында фикер алышуга юнәлдерелгән, анда илебезнең һәм чит илләрнең педагогик тәҗрибәсен аңлауга, авыл мәктәпләре педагогларын фәнни-методик яктан тәэмин итүгә, белем бирү мохитен цифрлаштыруга бәйле темаларга аерым игътибар бирелә. Масштаблы чара пленар сессияләр, эксперт түгәрәк өстәлләре, панель дискуссияләр уздыру мәйданчыгына әверелде. 

Форумның ачылышы һәм пленар өлеше Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры базасында узды. Биредә шулай ук интерактив күргәзмә мәйданчыклары да урнашты, форумда катнашучылар инновацион эшләнмәләр һәм шәһәр, республиканың мәгариф өлкәсендәге казанышлары белән таныша алдылар.

Юбилей форумы ачылышы белән катнашучыларны Россия Мәгариф министрлыгының педагогик хезмәткәрләрен әзерләү, һөнәри үсеш һәм социаль тәэмин итү департаменты директоры урынбасары Сергей Антонов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, елдан-ел университетта үткәрелә торган педагогик форум тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә фикер алышына торган мәсьәләләр спектрын киңәйтә.  

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов мөрәҗәгать итте. Ул университет һәм Министрлыкның педагогик кадрлар әзерләү өлкәсендәге уртак эш юнәлешләре турында сөйләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, университетны тәмамлаучыларның 95%тан артыгы һөнәрләре буенча эшкә урнаша, ел саен Татарстан Республикасының дүрт меңнән артык педагогы Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының өстәмә һөнәри белем бирү институты базасында квалификацияләрен күтәрәләр.

Чараны ачып, пленар утырышның модераторы, университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова дискуссиядә катнашучылар сыйфатында булачак яшь педагогларны һәм педагог-остазларны актив җәлеп итү форумның мөһим үзенчәлекләреннән берсе булуын билгеләп үтте.

Форумны ачу барышында кунакларны һәм катнашучыларны шулай ук Луган дәүләт педагогика университеты ректоры, филология фәннәре кандидаты, доцент Жанна Марфина, Алжир университеты ректоры Моаме Будиаф, профессор Камал Бадари, Партап педагогика көллияте директоры (Индия), педагогика фәннәре докторы Балвант Сингх сәламләде.

Волгоград социаль-педагогика көллияте директоры, Урта һөнәри белем бирү системасында Федераль укыту-методик берләшмәсе рәисе Александр Калининның пленар доклады катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Ул урта һәм югары педагогик белем бирүнең дәвамчанлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Урта педагогик белем бирү үзәге»н гамәлгә кертү эше турында сөйләде.

Конференциянең пленар өлеше ахырында Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының иң яхшы педагогларына Россия Мәгариф министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләре, шулай ук Яр Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Аннары форумда катнашучылар һөнәри кызыксынулары нигезендә, секция утырышларында булдылар.  Югары уку йорты базасында сигез тематик юнәлеш буенча секцияләр оештырылды.

Форумда Россиянең 26 төбәгеннән һәм 12 чит илдән барлыгы меңнән артык кеше катнашты.

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының студентлар пресс-үзәге түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин булган вакыйгалар урыныннан видеорепортаж ясады: https://youtu.be/vDaTcEwsoWg.

Дүшәмбе, 30 май 2022, 13:54