1 июньдә Мәскәүдә Яр Чаллының балалар коллективлары чыгыш ясаячак. ВДНХда 1 нче музыка мәктәбеннән «Балачак» хоры – "Битва хоров" масштаблы бөтенроссия проекты ярымфиналистлары үз осталыкларын күрсәтәчәк.
Илнең иң яхшы хор коллективлары Россиядә хор җырлавының матур традицияләрен яңарту өчен бер сәхнәдә җыелачак.
Балалар хореография мәктәбенең «Бисеринка» хореография ансамбле Союзлар йортында чыгыш ясаячак.
Бүген иртән яшь чаллылылар башкалага концерт номерларын әзерләү өчен юл тоттылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 30 май 2022, 09:04