Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы «Экояз-2022» республика акциясендә икенче урынны яулады

1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Экояз-2022» республика акциясе үткәрелә. Акциянең максаты – Татарстанда чисталык өчен иң яхшы иҗтимагый экологик инициативаларны һәм актив көрәшчеләрне ачыклау. Конкурс ике этапта уза – муниципаль һәм республика.

Муниципаль этап кысаларында Яр Чаллы шәһәре территориясендә «Иң яхшы балалар бакчасы» – 82 нче катнаш төрдәге «Көнбагыш» балалар бакчасы; «Иң яхшы мәктәп»  – 88 нче сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп; «Иң яхшы гаилә» – Галиәкбәровлар гаиләсе; «Иң яхшы предприятие» – Идел буе экологик компаниясе; «Иң яхшы экодвор» – Яр Чаллы шәһәре Үзәк районының 13 нче комплекс территориаль иҗтимагый үзидарәсе.

Республика этабында «Иң яхшы шәһәр округы» номинациясендә Яр Чаллы икенче урынга лаек булды.

Йомгак ясаганда табигать саклау законнарын бозуның ачыкланган һәм бетерелгән очраклары, шул исәптән рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын бетерү, экологик агарту һәм табигать саклау чаралары үткәрелгән, акцияләргә кушылган халык саны һәм башка күрсәткечләр исәпкә алынды.

Шимбә, 28 май 2022, 14:11