Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча шәһәр комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Җәяүлеләрнең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары һәм җәйге каникуллар вакытында балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча күрелгән чаралар турындагы нотык белән Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков чыгыш ясады. Шулай, агымдагы елның 4 аенда шәһәрдә 129 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган һәм 156 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. «Һәлакәтләр саны 5,8%ка һәм яраланучылар 5,5%ка кимегән. Шул ук вакытта һәлак булучылар саны 2 кешегә арту күзәтелә», – дип билгеләп үтте Радий Кадиков.

Юл-транспорт һәлакатләрендә балаларның имгәнүләренә килгәндә, агымдагы елның 4 аенда шәһәр юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 28 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 27 балигъ булмаган бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны бер дәрәҗәдә калган. «Шәһәр мәгариф идарәсе белән берлектә балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча профилактик эш алып бару нәтиҗәсендә балигъ булмаганнарның саксызлыгы белән юл-транспорт һәлакәте очракларының кимүе күзәтелә – 6 юл-транспорт һәлакәте (узган елда – 12)», - дип өстәде шәһәрнең баш инспекторы.

Мәгариф идарәсе тарафыннан җәйге чорда мәгариф учреждениеләре укучылары катнашында аварияләрне киметү өчен үткәрелә торган чаралар турында тулырак мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде. «ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм техникумнарда юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча 93 тематик чара һәм 777 лекция үткәрелде. Офицерлар 17 ата-аналар җыелышында, мәгариф хезмәткәрләре белән 23 киңәшмәдә катнаштылар. Моннан тыш, 2021-2022 уку елында шәһәрнең 66 мәктәбеннән 127 яшь инспекторлар хәрәкәте отряды эше оештырылды», - дип уртаклашты мәгариф идарәсе башлыгы.  

Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин юл-транспорт һәлакәтләренең концентрациясе урыннарын бетерү буенча чараларны оештыру, язгы-җәйге чорда юл эшләре башкару урыннарында юл хәрәкәте иминлеге һәм язгы-җәйге чорда автомобиль юлларын агымдагы карап тоту эшләре турында сөйләде.«Ун юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урынын, 1 авариялелек зонасын, 6 потенциаль куркыныч урынны һәм кешеләр һәлак булган 6 юл-транспорт һәлакәте урынын бетерүгә юнәлдерелгән чаралар исемлеге эшләнелде һәм расланды. Әлеге чаралар башланды һәм билгеләнгән вакытта башкарылачак», - дип ышандырды Илдар Гайнуллин.

Җомга, 27 май 2022, 17:11