Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

26 майда картиналар галереясенең кече залында Ольга Новожилованың «Илһам» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә рәсем һәм графика эшләре тәкъдим ителә. Үзенең сәнгать эшчәнлеген ул чагыштырмача күптән түгел генә, 2017 елда, башлаган, катлаулы юриспруденция дөньясыннан иҗат дөньясына аяк баскан.

Ольга Новожилованың махсус сәнгать белеме юк. Ул даими рәвештә Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Халык рәссамы Мадияр Хаҗиев һәм рәссам-акварелист, «Дизайнерлар Берлеге» халыкара иҗтимагый ассоциациясе әгъзасы Лима Букинаның остаханәләренә йөргән. Кыска гына вакыт эчендә рәссам һәвәскәрләр сәнгатеннән һөнәри сәнгатькә кадәр юл үтә.

Ольга Новожилованың эшенең мотивлары – пейзажлар, портретлар, көнкүреш темаларына натюрмортлар. Бу мотивлар барысы да рәсем сәнгатенә һәм графикага зур кызыксыну уята.

Ольга Новожилова – шәһәрнең мәдәни тормышында, төрле күргәзмәләрдә, иҗади симпозиумнарда һәм конкурсларда катнашучы, шәхси күргәзмәләрне оештыручы.

Ачылу тантанасында ТР халык рәссамы Мадияр Хаҗиев, "Россия Рәссамнар берлеге" Яр Чаллы оешмасы рәисе Ленар Әхмәтов, рәссам Лима Букина, рәссамның хезмәттәшләре һәм якын дуслары исеменнән котлау сүзләре яңгырады. 

Күргәзмә 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Җомга, 27 май 2022, 08:37