Тыңлауларның мөһим темасы булып хәзерге вакытта җитештерү корпуслары урнашкан элеккеге «Зяб» заводы территориясен яңарту мәсьәләсе торды.
«Адапт Дизайн» проекты архитекторлары Лилия Сабирова, Татьяна Ганина билгеләп үткәнчә, территорияне планлаштырганда барлык кирәкле тикшеренүләр үткәрелгән. Проект нигезендә, биредә йортлар (16 һәм 7 катлы торак йортлар), социаль-мәдәни инфраструктура объектлары, шул исәптән ял итү үзәге, парк төзеләчәк. Комплексның тышкы ягында да, эчендә дә велосипед өчен юллар салыначак.
«Күп нәрсә эшләргә була, әмма аларның барсы да кешеләр тарафыннан кулланылырга тиеш, - дип шәрехләде торак комплексны төзүче, «Каен» ҖЧҖ директоры Илдар Шәһитов. - Территориядә алмагачлар паркы бар, без аерым проектка заказ бирергә планлаштырабыз, ул да үзенә тартып тору үзәгенә әйләнәчәк».
Компания киләсе елга территорияне яңартуга керешергә планлаштыра.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов төзүчеләргә: «Безнең таләп – биредә мәдәният, спорт, социаль объектлар булсын», - дип тә өстәде. Якын-тирәдәге территорияне төзү турындагы сорауга ул 34 комплекста мәктәп төзелеше өчен участок билгеләнүен хәбәр итте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 26 май 2022, 17:04