Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы территориясендә 27 майда иртән, көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз явуы, секундына 15-20 метр, секундына 24 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә фаразланучы метеорологик күренешләрне исәпкә алып, түбәндәге хәвеф-хәтәрләр килеп чыгу мөмкинлеге арта: энергетика комплексы һәм ТКХ объектларында аварияләр; аз ныгытылган, киң форматлы, төзелеш һәм реклама конструкцияләре җимерелүе, иске агачларның авуы; төзелеш мәйданчыкларында краннарның авуы; яшен саклау белән тәэмин ителмәгән объектларның, шул исәптән биналарның һәм кешеләрнең атмосфера электры разряды (яшен) сугуы; юл-транспорт һәлакәтләре; транспорт инфраструктурасы объектларының, түбән участокларның һәм урам-юл челтәренең су басу куркынычы. Шулай ук елга һәм авиация транспортында гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) ихтималы да арта, һава шартлары республика территориясендә аэропортлар эшен шактый чикли ала.

Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, оператив хәл начарайган очракта, начар метеорологик күренешләр комплексы гамәлдә булган чорда мөмкин булган нәтиҗәләрне минимальләштерү буенча оператив чаралар күрү мәсьәләсе буенча муниципаль берәмлекләрнең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе оператив штабларының чираттан тыш утырышларын үткәрергә тәкъдим ителә.

Пәнҗешәмбе, 26 май 2022, 13:52