Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышына производствода бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү буенча бурычлары булган һәм хезмәт хакы түбән булган предприятиеләр чакырылган иде.  

Комиссия "КАРАТ" һәм "АРТИ" предприятиеләре җитәкчеләренә хезмәт хакын минималь куллану бюджетыннан ким булмаган күләмдә түләргә (Татарстан Республикасы буенча минималь куллану бюджеты (2022 елның I кварталы) – 19 424 сум), алга таба хезмәт хакын Татарстан Республикасында тармак буенча уртача хезмәт хакын арттыру мөмкинлеген карарга һәм хезмәт законнарын үтәргә һәм эшчәнлекләрен хокукый кыр кысаларында алып барырга тәкъдим ителде.  

"ЕВРО ОЙЛ ТРАК", "ГЕФЕСТ", "Стройпроект" предприятиеләре җитәкчеләренә социаль иминият фондына иминият кертемнәре буенча бурычларны капларга һәм киләчәктә бурычлар барлыкка килүгә юл куймаска киңәш ителде.

Комиссия киңәше буенча ике оешма 1,6 млн сум күләмендә бурычын түләде.

Шулай ук чакырылган предприятиеләр җитәкчеләренә санкцияләр шартларында предприятиеләргә ярдәм итү буенча кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыруда актив катнашырга тәкъдим ителде.

Пәнҗешәмбе, 26 май 2022, 13:29