Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / обычная версия

2022 елда Яр Чаллыда автомобиль юлларын ремонтлау дәвам итәчәк. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев кайсы участокларда ремонт башкарылачагын сөйләде.

Шулай, быел Аэродром урамыннан Батенчук урамына кадәрге участокта Гостев урамын ремонтлау һәм күпер төзелеше дәвам итәчәк. Эшләр 2021 елда «Юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы буенча башланган иде.

«2021 елда моңа 400 млн сум бүлеп бирелгән иде, 2022 елда 686 млн сум финанслау каралган. Без бу эшләрне 10 октябрьгә төгәлләргә тиеш. Күперле яңа заманча юл барлыкка киләчәк, ул барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирәчәк һәм эксплуатацияләү өчен уңайлы булачак. Юл һәр юнәлештә ике полосага кадәр киңәйтеләчәк, ике яктан да тротуарлар төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта эшләр 63%ка башкарылган. Актив эшлибез, график буенча барабыз», - диде Илья Зуев.

Быел Яр Чаллыда Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәрге участокта Халыклар дуслыгы проспектын ремонтлый башладылар. Моның өчен 248 млн сум акча бүлеп бирү каралган. Хәзерге вакытта эшләр 30%ка башкарылган. Эшләрне тәмамлау вакыты – 30 октябрь.

«Эшләр барышында 2,3 км автомобиль юлына ремонт ясалачак, юл һәр юнәлештә өч полосага кадәр киңәйтеләчәк. 31 комплекс ягыннан Халыклар дуслыгы проспекты буйлап җәяүлеләр сукмагы төзекләндереләчәк, светодиод яктырту баганалары, ясалма юл тигезсезлекләре барлыкка киләчәк. Шулай ук Халыклар дуслыгы белән Сөембикә проспекты киселешендә боҗралы юл киселеше оештырылачак», – дип ассызыклады Илья Зуев.

Халыклар дуслыгы проспектыннан алып Академик Королев урамына кадәрге участокта Шамил Усманов урамы буенча 100 млн сумлык эшләр дәвам итәчәк. Ремонт кысаларында асфальт-бетон катламын яңарту, машина урыннары төзекләндерү, заманча светодиод яктырту баганалары урнаштыру планлаштырыла.

Моннан тыш, Хайер урамында юл реконструкциясе көтелә. Эшләрне «РБР 16» оешмасы башкарачак. Ремонтлана торган участокта юлны һәр юнәлештә ике полосага кадәр киңәйтү, бүлү полосасы булдыру һәм яктырту баганалары урнаштыру күздә тотыла.

Бу елга эшләр исемлегендә социаль әһәмиятле объектларга керү юлларын ремонтлау, квартал эчендәге юлларны һәм тротуарларны ремонтлау да бар.

«Бу ремонтларның барысы да Татарстан Республикасы президенты тарафыннан тәкъдим ителгән «Безнең ишегалды» программасы белән килешенә, шуңа күрә адреслар әлеге программа буенча ремонтлана торган объектлар белән туры киләчәк. Шулай ук без  «Гидростроитель-1» бакчачылык ширкәтенә керү юлларын ремонтларга планлаштырабыз, безгә 650 метр автомобиль юлын ремонтларга кирәк булачак», – дип хәбәр итте Илья Зуев.

Пәнҗешәмбе, 26 май 2022, 11:28