Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән оештырылган "Уңыш территориясе" бизнес-мәктәбендә укуда 30дан артык бала һәм яшүсмер катнашты. Тугыз ай эчендә 10-17 яшьлек балалар эшмәкәрлек нигезләрен өйрәнделәр, кирәкле күнекмәләр һәм компетенцияләргә ия булдылар, үзләренең беренче бизнес-проектларын булдыра алдылар.

Россия эшмәкәрләре көне алдыннан Сәүдә-сәнәгать палатасында балалар бизнес-проектларын тәкъдир иттеләр. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты.  

Дүртенче сыйныф укучысы Богдан Осипов каратэ мәктәбен ачу проектын тормышка ашырырга ниятли. Хуҗалары өйдә булмаган вакытта хайваннарны карау буенча хезмәтләрне абыйлы-энеле Данил һәм Камил Сәгъдиевләр күрсәтергә планлаштыралар.

12 яшьлек Кирилл Мажара агач яндыру техникасында картиналар ясау проектын тәкъдим итте. 

Каролина Маннапова ачарга теләгән кафесының бизнес-концепциясе белән уртаклашты. 

14 яшьлек Анна Китаева йорт өчен спа бокслары һәм тәм-томнар җыелмасы сатуны оештыру турында сөйләде. 6 нчы сыйныф укучысы Далер Гыйниятуллин дакимакур мендәрләре булдыру буенча бизнес-планын тәкъдир итте.  

Иван Вагин сәүдә үзәге төзү буенча бизнес-план төзегән. 

Александр Ибраһимов майнинг өчен җиһазлар сату буенча интернет-кибет оештырырга планлаштыра. 16 яшьлек Игорь Карпов – экомаркет булдыру проектының авторы.

Барлык катнашучылар да проектлары буенча киңәшләр алдылар.

Фәрид Салахов катнашучыларга рәхмәт белдерде, проектларның тормышка ашу мөмкинлеге барлыгын билгеләп үтте. Ул барлык балаларга идеяләрен тормышка ашырырга һәм шәһәр бизнес-бергәлегенең бер өлеше булырга теләде. 

Пәнҗешәмбе, 26 май 2022, 13:23