Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Федор Иванович Панин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова тапшырды.

Федор Иванович Башкорт АССРның Борай районы Казанцево авылында туа. Урта мәктәпне, аннан Педагогика институтын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшләрдә хезмәт куя. Озак вакытлар җирле мәктәптә укытучы булып эшли. 1970 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Федор Иванович лаеклы ялга «Металлургстрой» ТИ предприятиесеннән чыга.

Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, 3 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

Федор Иванович Панин Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 25 май 2022, 15:48