Яр Чаллыда гидравлик сынауларның беренче этабы тәмамланды, исегезгә төшерәбез, ул 11 майда Яңа шәһәрдә старт алган иде. 256 объектта кайнар су сүндерелгән иде, аларның күбесендә су 4-6 көнгә җибәрелде. Әйтергә кирәк, нормативлар буенча, кайнар суны туктатып тору вакыты 14 көннән дә артык булмаска тиеш.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Аврора» СҮ районында җылылык челтәрләрен капиталь төзү белән бәйле рәвештә, 22, 23, 25 комплексларда һәм 51/01, 51/03 торак йортларында кайнар суны вакытыннан алда бирү мөмкинлеге булмаган. Кичә, 24 майда, бу комплексларга кайнар суны бирү башланды. Әмма 24 һәм 25 комплекста суны җибәргән вакытта челтәрләрдә янә зыян күрүләр ачыкланган. 24/01, 24/02, 23/05, 23/07 (в,г, д), 25/27 торак йортларында вакытлыча су бирү туктатылды.
Яр Чаллы җылылык челтәрләре вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә. Ремонт эшләрен сыйфатлы һәм кыска вакыт эчендә тәмамлау өчен бөтен көч куелачак.
24 майда шәһәрнең көньяк-көнбатыш районында гидравлик сынауларның беренче этабы башланды. ЗЯБ һәм Замелекесье поселокларындагы объектларда кайнар су сүндерелгән. Хәзерге вакытта ЗЯБ поселогында дүрт төзексезлек ачыкланган. Яр Чаллы җылылык челтәрләре белгечләре зыяннарны бетерү белән мәшгуль. Якын арада өйләргә вакытыннан алда кайнар суны бирү планлаштырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 25 май 2022, 11:22