Мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина 4 нче поликлиникада булды, анда ул паллиатив һәм гериатрик ярдәм күрсәтү кабинетларын карап чыкты.
Быел поликлиника гериатрик ярдәм күрсәтүгә лицензия алды. Хәзер 60 яшьтән өлкәнрәкләр әлеге дәвалау учреждениесендә дә махсуслаштырылган медицина ярдәме ала алалар.
Баш табиб Равил Бакиров җитәкчелегендә хезмәткәрләр «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектлары кысаларында «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру өчен әзерлек эшләре үткәрделәр. Персонал укулар узган, кирәкле җиһазлар сатып алынган.
Гериатрга юлламаны терапевт бирә. Өлкән яшьтәге кешеләр махсус анкета тутыралар. Кагыйдә буларак, бу – хәтерләре, күрү, ишетү сәләтләре бозылган, кан басымы югары булган кешеләр.
Һәр пациентка тиешле игътибар күрсәтелә – табиб-гериатрда кабул итү бер сәгать уза. Бу вакыт эчендә өлкән кешеләр тыныч шартларда табиб белән аралашалар һәм дәваланалар. Аларга шул исәптән психологик ярдәм дә күрсәтелә.
Гериатрия өлкән буын кешеләренә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, физик һәм функциональ активлыкны саклап калырга яки торгызырга ярдәм итә.
Барлыгы гериатрия кабинетлары шәһәрнең алты медицина учреждениесендә: №2, №3, №4, №6, №7 нче поликлиникаларда, шулай ук Сугыш ветераннары өчен госпитальдә булдырылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 25 май 2022, 08:31