Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2022 елның гыйнварыннан Пенсия фонды пенсияләрне автомат рәвештә билгеләүгә кереште. Картлык буенча иминият пенсиясе, вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы булган гражданнардан тыш, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталын кулланып, электрон документ рәвешендә пенсия билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән РФ гражданнарына автомат режимда билгеләнергә мөмкин.

2022 елда автомат режимда картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү шартлары түбәндәгечә: гражданнар пенсия яшенә җитәргә (хатын-кызлар –56 яшь һәм 6 ай, ир-атлар – 61 яшь һәм 6 ай), 13 елдан да ким булмаган иминият стажына һәм 23,4тән дә ким булмаган пенсия коэффициентына ия булырга тиеш.

Әлеге шартларны үтәгән һәм Пенсия фонды тарафыннан бирелгән мәгълүматлар тикшерелгән очракта, мөрәҗәгать итүче шәхси кабинетына пенсия билгеләү турында электрон рәвештә хәбәрнамә алачак. Гражданинның пенсияне билгеләүгә ризалыгыннан соң, пенсия мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнәчәк, әмма пенсия белән тәэмин итүгә хокук барлыкка килүдән дә элегрәк түгел. Шуннан соң пенсия билгеләү турында мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта да пәйда булачак.

Исегезгә төшерәбез, нинди дә булса гамәлләр кабул итеп, булачак пенсиянең күләменә алдан йогынты ясау өчен, 2022 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 153-ФЗ номерлы яңа Федераль закон үз көченә керде. Аның нигезендә, Пенсия фонды быелдан гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмалары өлешендә пенсия хокуклары турында проактив мәгълүмат бирә башлады.

Ир-атларга 45 яшь һәм хатын-кызларга 40 яшь тулганнан соң, һәр өч ел саен, гражданнарга картлык буенча иминият пенсиясенең фаразланган күләме һәм пенсия тупланмалары суммасы турында хәбәр итәчәкләр.

Мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталына кешенең шәхси кабинетына юллана, ә әгәр гражданнар ЕСИАда теркәлмәгән булмаса, алар бу мәгълүмат артыннан Россия Пенсия фондының Клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Билгеләнгән пенсия яшенә җиткәнгә  (хатын-кызлар – 60 яшь һәм ир-атлар – 65 яшь) пенсия билгеләү шулай ук проактив тәртиптә һәм автомат режимда узачак. Гражданин исә Пенсия фондына үзенең пенсия билгеләнешенә ризалыгы турында хәбәрне генә җибәрергә тиеш. Пенсия «бер төймәгә басу» юлы белән билгеләнәчәк.  

Бүгенге көндә 19 меңнән артык 40 яше җиткән хатын-кызлар һәм 45 яше тулган ир-атлар хәзерге вакытка формалашкан пенсиясе һәм пенсия тупланмалары күләме турында мәгълүмат алган.

Пенсия фонды җибәрә торган мәгълүмати хатта гражданнар картлык буенча иминият пенсиясенә хокук алу шартлары белән таныша, пенсиягә чыкканчы тагын күпме стаж кирәклеген белә, шулай ук пенсиянең фаразланган күләмен күрә алалар.

Мондый алдан ук проактив мәгълүмат бирү гражданнарга үзләренең пенсия хокукларын алдан бәяләргә, кирәк булганда, аларны арттыру буенча чаралар күрергә, стаж чорларын һәм пенсия коэффициентларының күләмен ачыкларга, шулай ук Пенсия фондында формалаштырыла торган пенсия тупланмаларының күләме турында белергә мөмкинлек бирә. 

Чәршәмбе, 25 май 2022, 09:23