Президент йөкләмәсе буенча керемнәре аз булган гаиләләр өчен яңа түләүне 8-17 яшьлек 25 мең татарстанлының ата-аналары алган, аларның 8,5 меңнән артыгы «күп балалы» статусына ия. Татарстанда гаиләләргә 625 млн сумнан артык акча түләнгән инде.
Кагыйдәләр буенча, түләү өчен гаризалар 30 эш көненә кадәр каралырга мөмкин. Гаиләнең шәхси кабинетына кабул ителгән карар турында тиешле хәбәрнамә киләчәк. Түләү хупланган очракта, акча гариза бирүче счетына биш эш көне эчендә күчереләчәк.
Түләү өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фондының клиент офисларында һәм Күп функцияле үзәктә бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, түләү гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта, гаиләнең милке билгеләнгән таләпләрдән артмаган очракта, ә ата-аналарның расланган кереме яки аның булмавының нигезле сәбәбе булган очракта, ихтыяҗны комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча гаиләләргә билгеләнә.
Яңа түләү күләме ата-аналар кеременә бәйле, ул Татарстанда бала яшәү минимумының 50%, 75% яки 100%ын тәшкил итәргә мөмкин.
Яңа түләү турында тулырак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 май 2022, 11:55