Торак коммуналь хуҗалык өлкәсендә Иҗтимагый контроль үзәге Күпфатирлы йортлар советлары рәисләре өчен укыту семинары үткәрде. Очрашуда идарәче компанияләр белән хезмәттәшлек итү, торак милекчеләренең хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштылар.
Торак коммуналь хуҗалык өлкәсендә Иҗтимагый контроль үзәге җитәкчесе Дмитрий Романов идарәче оешмалар белән ничек мөнәсәбәтләр корырга кирәклеге турында сөйләде: «Идарәче компания идарә иткән җирдә шартнамәчел мөнәсәбәтләр төзелергә тиеш. Барлык хезмәтләр дә идарә килешүе нигезендә күрсәтелә. Документта йорт яны территориясен, гомуми кулланылыштагы урыннарны җыештыруның кайчан һәм ничек еш үткәрелергә тиешлеге төгәл язылган. Санитар кагыйдәләр һәм нормалар бар. Шулай итеп, санитар кагыйдәләр һәм нормалар буенча, фатирда температура 18 градустан да түбәнрәк булмаска тиеш, почмакта урнашкан фатирларда 20 градустан да түбәнрәк булмаска тиеш. Әгәр түбәнрәк икән, димәк, хезмәт сыйфатсыз күрсәтелә һәм тикшерү үткәрергә кирәк».
Идарәче компания белән хезмәттәшлектә Йорт советына зур роль бирелә. Күпфатирлы йорт советы һәр ике ел саен гомуми җыелышта сайланырга тиеш.
Спикер күпфатирлы йортларның милекчеләренең җыелышлары ни рәвешле үткәрелергә тиешлеген аңлатты.
«Әгәр сез торак милекчеләре җыелышын үткәрсәгез, сез аларны документларга туры китереп дөрес башкарырга тиеш. Көн тәртибе һәм беркетмә формалаштырганда күп хаталар ачыклана. Документлар һәрвакытта да дөрес булмый. Көн тәртибендә 10 мәсьәлә булса, беркетмәдә дә 10 мәсьәлә булырга тиеш», - дип аңлатты Дмитрий Романов.
Әйтик, гомуми мәйданның реконструкцияләнүе яки күләмен киметү белән бәйле җыелыштагы карарлар бары тик 100% тавыш белән генә кабул ителергә мөмкин. 67% яисә 2/3 тавыш машина урыннарын килештерү, шлагбаум урнаштыру, 51% – агымдагы ремонт, гомумйорт мөлкәтен карап тоту, идарәче компанияне алыштыру өчен таләп ителә. 50% тавыш реклама конструкциясен урнаштыру өчен кирәк.
Спикер шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге яңалыклар турында сөйләде. Әйтик, агымдагы елның 1 мартыннан балконны пыяла белән тышлау хакимият килешүеннән генә мөмкин.
Семинарда катнашучыларга йортта булган гомуми милек өчен җаваплылык турында искәрттеләр.
Гомумйорт милкенә баскыч мәйданчыклары, баскычлар, лифтлар, лифт шахталары, коридорлар, техник катлар, баз, чорма, чүп-чар кабул итү камералары, коляска мәйданчыклары, ял бүлмәләре, түбәләр керә. Йорт урнашкан җир участогы шулай ук гомумйорт милке булып санала.
Торак коммуналь хуҗалык өлкәсендә Иҗтимагый контроль үзәге җитәкчесе Дмитрий Романов техник хезмәт күрсәтүгә игътибар юнәлтте.
«Угар газ белән агулануга бәйле барлык очраклар да кулланучылар гаебе аркасында. Бу –газ сәнәгате хезмәткәрләрен тикшерү белән фатирга кертмәү, газ җиһазларын эксплуатацияләү ягыннан бозулар, кулланучыларның газ хезмәтләре һәм идарәче компания киңәшләрен тыңламау», - дип билгеләп үтте ул.
Үзәкнең юристы Зоя Куклина торак коммуналь хуҗалык өлкәсендә юридик практика турында конкрет мисалларда сөйләде.
Торак коммуналь хуҗалык өлкәсендә Иҗтимагый контроль үзәге инде сигез ел дәвамында эшли. Консультация сорап мөрәҗәгать итү өчен 236 29 97 кайнар линия телефонына шалтыратырга кирәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 май 2022, 11:38