Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Галина Сергеевна Долганова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Шәһәр Советы депутаты Сергей Хлебников тапшырдылар.

Галина Сергеевна Иваново өлкәсенең Вичуга шәһәрендә туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында Сосновка авылында төрле эшләрдә хезмәт куя. 1950 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Норлатка күчеп китә. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Галина Сергеевна "ТАИС-НЕФТЬ" предприятиесендә телефончы булып эшли. 2006 елда Яр Чаллыга күчеп килә.

Галина Сергеевна Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 90 яшьлек юбилее уңаеннан Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Галина Ивановна Павлова котлаулар кабул итте.

Галина Ивановна Ленинград шәһәрендә күп балалы эшчеләр гаиләсендә туа. Галина Ивановнага бер яшь тугач, гаилә Алексеевск районының Родники авылына күчеп китә. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли, нигездә басуларда бәрәңге өяләр. Өлкәнәя башлагач, басуларны үгезләр белән сөрергә җибәрәләр. "Урман кисәргә дә, агач әзерләү белән шөгыльләнергә дә туры килде. Бик авыр эш иде", - дип искә ала ветеран.

1957 елда кияүгә чыга, ире белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр.

1971 елда гаилә бөек төзелешкә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. КамСнабта җыештыручы булып эшли. Шул эш урыныннан лаеклы ялга чыга.

Бүгенге көндә ветеранны 3 оныгы һәм 1 оныкчыгы сөендерә.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Котлауларга Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская да кушылды.

Дүшәмбе, 23 май 2022, 09:00