21 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Яңгыр, төнлә һәм иртән аерым районнарда юеш кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр, көндез секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы 0..+3˚, урыны белән туфракта һәм һавада -2 градуска кадәр кырау төшүе көтелә. Көндез максималь һава температурасы +6..+11˚.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 20 май 2022, 16:05